Автор: risida | Просмотров: 418
2011нче елның 12-15нче ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә XI Республикакүләм яшь язучылар бәйгесенең III туры булып узды. Анда бөтен Татарстан һәм Башкортстаннан килгән каләм тибрәтүчеләр катнашты. Инде өченче ел рәттән бу бәйгедә безнең лицей укучысы Зилә Галиуллина катнаша. Быел да ул 3нче турга үтте һәм 3 көнгә Петровский бистәсендә урнашкан "Регина” кунакханәсендә булып кайтты. Анда ул Ләбиб Лерон, Нәҗибә Сафина, Газинур Морат, Илсөяр Ихсанова, "Ялкын” ңурналы редакторы Йолдыз Миңнуллина, Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Рабит Батулла һәм башка остазларның масстер классларында булды. Алга таба иҗат чишмәң саекмасын, гел язып, төрле бәйгеләрдә җиңүең белән безне шатландыр.
Подробнее... | Раздел: | Комментарии (0)