Ребята!

Каникулы - замечательная пора! Много свободного времени. Тратьте его, пожалуйста, с пользой.


Главная | Регистрация | Вход | RSS Суббота, 18.05.2024, 07:03

Сайт Новокинерского лицея Арского района                

                                                                                    
 

                                                                                                                                          

красивые Картинки, рисунки Новый год бесплатно, без регистрации, без смс Картинки День Учителя. День учителя<Поздравления с последним звонком
BR>
Меню сайта
Наш опрос
Оцените мой сайт
Статистика

Яндекс.Погода

 
 
=

Школьная газета

Наша школьная жизнь
 
       Бүген йөзләр көләч безнең, Күңел сөенә. Атлыйбыз ныклы адымнар Белем иленә. Әйе, әле кайчан гына белем йортыбызда белем бәйрәме булып узды, әле кайчан гына беренчеләр өчен тәүге кыңгырау шалтырады, кайчан гына яңа 2011-2012нче уку елына аяк бастык. Ә бүген исә, күз ачып йомганчы, беренче чирек ахырына якынлашабыз. Нинди яңалыклар алып килде соң быелгы ел белем учагыбызга? Иң мөһим яналыкларның берсе – моңарчы мәктәп статусын йөртүче бина быелдан ЛИЦЕЙ исемен алды. Уку йортыбыз яңарды, матурайды. Лицейның төп үзенчәлеге – математика һәм физика фәннәрен тирәнтен өйрәнү. Уку йортында лицей класслары 76% ны (16 класс) алып тора. 5 класста мари милләтеннән булган балалар белем ала. Шулай ук аерым уку программасы белән укучы Кадетлар классы бар. Лицеебызда 489 бала белем ала, 56 педагог аларга белем бирә. Яңа Кенәр авылыннан кала уку йортында тагын 14 авылдан килеп укучылар бар.
Лицеебызны үстерүгә күп көч куючы ил һәм район башлыгына, директорыбыз Илдар Гәбдельхәевичка олы рәхмәт белдерәбез. Барыбызга да зур уңышлар!
 
ЛИЦЕЙ ЙӨЗЕ ГАЗЕТА БИТЛӘРЕНДӘ.
 Белем йортыбыздагы укучыларның иҗатка булган сәләтләрен ачу, инде берничә еллар каләм тибрәтүчеләрнекен үстерү максатыннан лицейда "Яшь журналист” түгәрәге старт алды. Әлеге түгәрәкнең күрсәткече буларак быелгы 2011-2012нче уку елының октябрь аеннан лицеебызда "Стелла” исеме астында газета чыгарыла башлады. Бүген исә аның беренче саны сезнең хозурга тәкъдим ителә. Газетаны кулына алучы һәркем аның исеме турында уйланмый калмас. Әлеге исемне безнең уку йортында озак еллар намуслы хезмәт күрсәтеп, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булучы бердән-бер укытучы хөрмәтенә куйдык. Әйе, сүз Стелла Закиевна Габдрахманова турында бара. Татар гаиләләрендә Стелла исеме сирәк очрый. Ә бу исем аңа туры килеп тора. Стелла латин теленнән тәрҗемә иткәндә "йолдыз” дигән сүз. Стелла Закиевна да безнең өчен юл күрсәтүче, изге эшләргә өндәүче йолдыз булып тора. Әлеге газета 1 нче сыйныфтан 11нче сыйныфка чаклы укучылар иҗатын чагылдыра. Биредә иҗатның барлык тармакларын да колачлап, укучыларыбызның замана белән бергә атлаучы, йолдыз булып балкырлык бер вәкиле икәнен исбатларбыз. Шулай ук "Стелла”да лицеебызда булган барлык вакыйгалар, алдагы көннәрдә көтеләсе төп яңалыклар да яктыртылачак. Сәламәтлек темасы, котлау почмагы, мәзәкханә сәхифәсе, башваткычлар – газета битләрендә даими урын алып торачак бүлекләр. Тик без моның белән генә туктап калмыйча, һәр чыккан сан саен ниндидер үзгәрешләр кертеп, газетаны баетып, яңалыкка омтылып эшлибез. Бигрәк тә укучыларыбыздан килгән фикер-тәкъдимнәр уңай кабул ителәчәк. Шунлыктан "Яшь журналист” түгәрәгенә йөрүчеләр составы һәрдаим артып, тулыланып тору ихтималы көтелә. Хөрмәтле яшь каләм тибрәтүче дуслар, белемгә омтылып, кулга-кул тотынышып эшләсәк, без күпкә ирешәчәкбез. "Стелла” сездән иҗат җимешләре көтеп кала... 
Гөлнур Вәдутовна Миннебаева
 
 
Укучылар иҗатында көз чагылышы
 
Көз.
Көзге табигать кочагы
Мине үзенә тарта.
Сары агач яфракларын
Бар дөньяга тарата.
 
Үзенең серле сандыгын
Инде җәй ябып куйды.
Тик шулай да табигатьнең
Матурлыгы сакланды.
 
Үзенең серле сандыгын
Көз инде күптән ачты.
Барлык кош-корт, җәнлекләргә
Җылы тунын таратты. Бәдретдинова Чулпан 5В
 
Алтын көз.
Менә алтын көз җитте.
Яфраклар, үләннәр саргайды, көннәр суынды һәм кыскарды, ә төннәр озайды. Күчмә кошлар җылы якларга таралышты. Басу-кырларда уңышлар җыелды. Кешеләр бакчаларыннан кишер, чөгендер, бәрәңгеләрне җыеп алдылар. Ә мәктәпләрдә укулар башланды. Гарифзянова Азалия 2А

Беренчеләргә киңәш
Сезнең өчен кояш көлә бүген,
Сезнең өчен гөлләр шатлана.
 Сезнең өчен шушы минутлардан
Яңа тормыш җирдә башлана.
Сез бүген зур укучылар инде,
Артта калды бала вакытлар.
Барлык көчегезне куеп уку,
Үрләр яулау сезнең бурычлар.
 Белем иле буйлап атлаганда
Укытучы булыр сердәшче.
Дөрес юлны сезгә күрсәтүче,
 Һәрчак киңәшләрен бирүче.
 Начар билгеләргә укымагыз,
Ялган белән сез дус булмагыз.
Чит телләрне яхшы өйрәнегез
Ана телен һич онытмагыз! Раупова Гөлүсә 8А

 Әбиләр чуагы.
      Моңа кадәр көннәр әле салкын торды. Болыт каплап алган күк йөзеннән кояш нурлары безгә үтеп керә алмады. Юеш, пычрак... Яфраклар, яңгыр еш яуганлыктан, карала ук башлады. Ямҗсез, караңгы, салкын көннәр... Әмма ул көннән башлап һава торышы бөтенләй үк үзгәрде. Күк йөзен тутырып, өем-өем булып йөргән кара болытлар бөтенләй үк калмады. Җылы кояш нурлары җирдәге артык дымны бик тиз юк иттеләр. Шуны гына көткән кебек, яфраклар алтынсу-кызгылт төсләргә урандылар. Вак кына бөҗәкләр дә табигатҗтәге үзгәрешләрне сизделәр. Үзләре кереп качкан тишек-тошыклардан, кайры, яфрак асларыннан көзге кояш нурларында җылынырга чыктылар. Агачлар арасына, әрәмәлеккә кереп качкан кошлар да бер бау булып тезелешеп утыра башладылар. Җылы, кояшлы көннәр башланганга куанып, дәртле, моңлы җырларын суздылар. Кешеләр дә ничә көннәр өйдә ятудан туеп, урамнарга, урманнарга, болыннарга чыктылар. Алар җаннарына ял алырга ашыктылар. ... Әйе, бу әбиләр чуагы иде... Садыкова Айгөл 11
 
Республика һәм районкүләм бәйгеләрдә безнең өлеш
 
   
Уку елы башлануга белем бирү йортларына республика һәм районның мәгариф бүлекләреннән бәйгеләргә катнашуга өндәп төрледән-төрле полоңениелар җибәрелә. Быелгы 2011-2012нче уку елы да искәрмә түгел. Лицеебызга килгән барлык бәйгеләргә актив катнашып, үз өлешебезне кертеп барабыз. Сентябрь аенда килгән бәйгеләрнең күпчелеге Юлда имин йөрү кагыйдәләрен намуслы үтәүгә багышланган иде. "Безопасное колесо”, "Дорога в школу”, "Помоги первокласснику безопасно прийти в школу” кебек бәйгеләр шундыйлардан. Югарыда саналган бәйгеләрдә 1а(кл.җ. – Миләүшә Руфиковна) һәм 1Б(Гүзәл Гәбдельфәртовна), 5В (Ильхамия Рахимзяновна) сыйныфлары, 5А сыйныфыннан Гайнуллина Гөлзирә, Шакирзянов Ринат, 5Б сыйныфыннан Хаҗиев Рифкать һәм Сабирова Айзилә; 9В сыйныфыннан Гайфуллин Инсаф (җит. - Ризида Рафиковна ), 8Б сыйныфыннан Хабибуллина Айсылу(җит. - Зөлфирә Равилевна), 5Г сыйныфыннан Гарипов Даниф(җит. - Нурия Илһамовна), 10Б сыйныфыннан Ахметгалиева Чулпан, Загидуллина Гөлназ (җит. - Ләйлә Рауфовна ) актив катнаштылар. Бүгенге көндә 10А сыйныф укучылары (кл.җ. – Лилия Ильбиковна) "Сәламәтлек театры”на чыгыш әзерли һәм әлеге бәйге ноябрь аенда уздырылачак. Укучыларга уңышлар теләп калабыз. Рәсем бәйгеләре – положениеларның күпчелеген алып тора. "Мой любимый учитель”, "Памятник картофелю”, "Памятник хлебу” – укучыларыбыз катнашкан бәйгеләр. Биредә үз өлешен керткән яшь рәссамнарыбыз - Шәйхиева Рәзилә, Самигуллина Фәйрүзә, Гайнуллина Гөлзирә, Юсупов Руслан, Аксакова Миләүшә, Фазылзянова Ләйсән, Файзрахманова Адилә, Ахметгараева Рүзилә, Гайнуллина Сөмбел, Хафизов Гәрәфетдин, Латыпова Лилия, Вәлиуллина Гөлия, Аскаров Илсаф. Афәрин, укучылар! Иҗат касәгез саекмасын. "Билет в будущее” исеме астында узучы иншалар бәйгесе – районкүләм катнашкан эшләребезнең чираттагысы. Профессияләргә бәйле 4 номинациядә узучы әлеге бәйгедә 7-10нчы сыйныф укучылары үз өлешләрен кертте. Зөлфирә Равилевна, Люция Нургалиевна, Илсөя Махмутовна җитәкчелегендә эшләүче Лотфуллин Рафил, Галиуллина Зилә, Фазлыахметов Илназ, Хабибуллина Айсылу, Садыкова Айгол үзләрен чын мәгънәсендә оста язучылар итеп күрсәтте. Спорт өлкәсендәге уңышлар- лицеебыз горурлыгы булырлык тагын бер тармак. Инде уку елының беренче айларыннан ук воллейбол, баскетбол, җиңел атлетика(Габдрахманова Илүзә – 2урын), шашка өлкәсендә укучыларыбызның уңышларын билгеләп үтми мөмкин түгел. Югарыда саналганнар - ай ярым вакыт эчендә эшләгән эшләребезнең бер өлеше генә. Актив катнашкан сыйныф җитәкчеләренә, предмет укытучыларына һәм укучыларга олы рәхмәтебезне белдереп, алдагы эшләрендә иҗади уңышлар телибез. 

Форма входа
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Друзья сайта
  • Создать сайт
  • Все для веб-мастера
  • Программы для всех
  • Мир развлечений
  • Лучшие сайты Рунета
  • Кулинарные рецепты
  • Онлайн переводчик

    Перевод с :
    Перевод на:


    #share42 { display: inline-block; padding: 6px 0 0 6px; background: #FFF; border: 1px solid #E9E9E9; border-radius: 4px; } #share42:hover { background: #F6F6F6; border: 1px solid #D4D4D4; box-shadow: 0 0 5px #DDD; } #share42 a {opacity: 0.5;} #share42:hover a {opacity: 0.7} #share42 a:hover {opacity: 1}#share42:hover a {opacity: 0.7} #share42 a:hover {opacity: 1}#share42 a:hover {opacity: 1}#share42:hover a {opacity: 0.7} #share42 a:hover {opacity: 1}#share42 a:hover {opacity: 1}#share42 a:hover {opacity: 1}#share42:hover a {opacity: 0.7} #share42 a:hover {opacity: 1}#share42 a:hover {opacity: 1}#share42 a:hover {opacity: 1}#share42 a:hover {opacity: 1}#share42:hover a {opacity: 0.7} #share42 a:hover {opacity: 1}
    Адрес: 422031, РТ, Арский район, с. Новый Кинерь, ул. Советская, д. 8 Телефон: (84366) 91-1-57 E-Mail: mounkiner@mail.ru © 2024
    Сделать бесплатный сайт с uCoz
    function fall(){ var WinHeight=(ns||ns6)?window.innerHeight:window.document.body.clientHeight; var WinWidth=(ns||ns6)?window.innerWidth-70:window.document.body.clientWidth; var hscrll=(ns||ns6)?window.pageYOffset:document.body.scrollTop; var wscrll=(ns||ns6)?window.pageXOffset:document.body.scrollLeft; for (i=0; i < Amount; i++){ sy = Speed[i]*Math.sin(90*Math.PI/180); sx = Speed[i]*Math.cos(Cstep[i]); Ypos[i]+=sy; Xpos[i]+=sx; if (Ypos[i] > WinHeight){ Ypos[i]=-60; Xpos[i]=Math.round(Math.random()*WinWidth); Speed[i]=Math.random()*5+3; } if (ns){ document.layers['sn'+i].left=Xpos[i]; document.layers['sn'+i].top=Ypos[i]+hscrll; } else if (ns6){ document.getElementById("si"+i).style.left=Math.min(WinWidth,Xpos[i]); document.getElementById("si"+i).style.top=Ypos[i]+hscrll; } else{ eval("document.all.si"+i).style.left=Xpos[i]; eval("document.all.si"+i).style.top=Ypos[i]+hscrll; } Cstep[i]+=Step[i]; } setTimeout('fall()',20); } window.onload=fall //--> http://v-fimi.com/dancing_santa/santa.php?usr=2956&r=2158&sa=